Тагын ике татарстанлы коронавирустан үлгән

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланды. Шул рәвешле, Covid-19 пандемия вакытында республиканың 557 кешесе вафат булды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, вирус корбаннары 1939 һәм 1963 елгы ике ир-ат. "Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды", - дип хәбәр итәләр министрлыкта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International