Ялларда Татарстанда яшен һәм 33 градус җылылык көтелә

2021 елның 9 июле, җомга

Шулай ук синоптиклар урыны белән боз һәм көчле җил фаразлый.

Татарстанда бу ялларда эссе һава торышы көтелә. Шуның белән беррәттән синоптиклар яңгырлар, яшеннәр, боз һәм көчле җил фаразлый.

10 июльдә көндез дә, кичен дә яшенле яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда боз булырга мөмкин. Көн бозылганда җил 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +15 - +20 градус күрсәтәчәк, көндез - +28 градус.

11 июльдә төнлә урыны белән яшенле яңгырлар, боз һәм яшен вакытында көчле җил фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми, һава 29 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International