Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстанда коронавирустан үлүнең тагын өч очрагын расладылар. Бу хакта инфекция таралуга каршы көрәш буенча төбәк оператив штабы хәбәр итә.


Аның мәгълүматлары буенча, 1950 елгы бер хатын-кыз һәм 1951, 1952 елгы ике ир-ат вафат булган.

Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

9 июльгә республикада барлыгы 560 үлем очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 45 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда COVID-19 белән авыручыларның гомуми саны 22 906 га җитте. Барлыгы 20 417 пациент савыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International