Татарстанда коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат үлде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 авыруының корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең биш очрагы расланган", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Covid-19дан 1933, 1952, 1959 һәм 1968 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1948 елда туган ир-ат вафат була. "Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип аныкладылар министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 14 июленә 572гә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International