Яшел Үзәнлеләрне ТР Хокукый белемнәр мәктәбе дәресендә катнашырга чакыралар

2021 елның 16 июле, җомга

6 августта 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.

Дәресне Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге вәкиле үткәрәчәк

Катнашу өчен WattsApp мессенджеры төркемендә сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк:
https://chat.wattsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx

Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе - инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый мәгърифәткә юнәлдерелгән социаль проект.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International