Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күргән күпкатлы йортны торгызу эше дәвам итә

2021 елның 16 июле, җомга

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев эш киңәшмәсе үткәрде, аның барышында подряд оешма вәкилләре белән берлектә Ленин урамындагы 39нчы йортта төзекләндерү эшләре барышын карадылар, анда март ахырында көнкүреш газы шартлаган иде.

Хәзерге этапта кирпеч кладка, балкон плитәләр торгызылды, баскычлар һәм мәйданчыклары яңага алыштырылды, 5нче каттан югарырак монолит япмалар түшәлде. Киләсе атнада түбәне тулысынча алмаштыру эшләре планлаштырылган, 1 августтан башлап бизәкләү эшләре башланачак.

- Куелган бурычларны сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда үтәргә кирәк. Башкарылган эшләрнең һәр этабы һәр детальгә аерым игътибар биреп кабул ителәчәк, - дип йомгаклады Ильяс Рәсимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International