Яшел Үзән районында авыл хуҗалыгы исәбен алу узачак

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстанда 594 авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле булмаган ширкәтләр һәм 420,9 мең авыл торак пункты гражданнарының хуҗалыгы - авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары булып тора.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы санын алуны уздыру өчен 880 исәпкә алучы һәм 147 инструктор кирәк.

Инструкторларны укыту 22 июльдән 24 июльгә кадәр, исәпкә алучыларны 29 июльдән 31 июльгә кадәр планлаштырылган. Уку нәтиҗәләре буенча «контроль тестлау» каралган.
Әлеге чараның мөһим һәм төп этабы - ул 2021 елның 1-30 августында узачак микро исәпкә алуны үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International