Татарстанда тәүлек эчендә 52 Яңа Covid-19 очрагы теркәлгән

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Алар арасында - дүртесе читтән кергән һәм 48е контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 39ы өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән, анда 22 кеше йоктырган. Яр Чаллыда — ун, Яшел Үзән районында — җиде, Тукай районында - алты очрак теркәлгән.

Республиканың тагын тугыз муниципалитетында инфекцияләнүчеләр барлыгы ачыкланды.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 23 465 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 20 903 кешесе сәламәтләнде, шул исәптән 44е — узган тәүлектә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International