Татар кызлары биюе Сочи тамашачысын таң калдырды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Яшел Үзәннең "Орфей" халык бию коллективының “Выкрутасы” төркеме "Кара диңгез буенда "Халыкара фестиваль-бәйгесендә югары бүләкләргә лаек булды.

Сочида XVIII "Кара диңгез буенда " Халыкара балалар һәм яшүсмерләр, өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивале тәмамланды. Анда Яшел Үзән талантлары да үз сәләтен сынап карады һәм югары бәягә лаек булды.

Нәтиҗәләр буенча "Орфей "халык бию коллективының ике биюе 1 урын алса, бер биюне мәртәбәле жюри әгъзалары гран-прига лаек дип тапты.

Бу зур җиңү, ел буе барган нәтиҗәле хезмәт җимеше. Аеруча степ стилендә башкарылган татар биюе күпләрне таң калдырды һәм гала-концертта шул бию тәкъдим ителде.

Котлыйбыз! “Орфей” кызларының яңа сезонга көч туплап, диңгездә коенып, ял итеп, исән-сау кайтуларын теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International