Яшел Үзәндә кызлар чирәмдә хоккей буенча Россия беренчелегенең көмеш призерлары булды

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Казанда чирәмдәге хоккей үзәге базасында 13-14 яшьлек кызлар арасында ил беренчелеге узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составына Яшел Үзәннән 14 кыз керде.

Җиңү өчен Россиянең үзәк өлкәләреннән барлыгы тугыз команда (150 дән артык катнашучы), шул исәптән Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү җыелма командасы, Краснодар крае, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе һәм Пермь крае командалары көч сынашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары ил беренчелегенең көмеш призерлары булды.
Россиянең иң яхшы ярымсакчысы дип Яшел Үзәннән Настя Захарина танылды (7 нче мәктәп).

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International