1 сыйныфка – бер бала

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районы мәктәпләренең берсендә беренче сыйныфка нибары бер бала керде.

Түбән Урысбагадан Әгъзам Зиннәтуллин мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейканың төп герое булды. Бердәнбер 1сыйныф укучысы бик оста итеп ятланган шигырен сөйләде һәм үзенең беренче дәреслеген - "Әлифба" алды. Беренче укытучысы - Фәния Закирова.
Әгъзамга белем дөньясында уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International