Covid-19дан Татарстанда тагын өч хатын-кыз үлгән

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч үлем теркәлгән, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

1939, 1952 һәм 1953 елгы өч хатын-кыз вирус корбаны булган.

Шулай итеп, пандемия вакытында вирус Татарстанда яшәүче 685 кешенең гомерен өзде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлек эчендә республикада Covid-19ның 46 очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International