Татарстанда Covid-19 белән тагын 50 кеше зарарланган

2021 елның 3 сентябре, җомга

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 50 коронавирус очрагы ачыкланган. Биш кеше республикадан читтә йоктырган, 45е — элемтә юлы белән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

"14 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрендә.

50 зарарланган кешенең 28е — Казанда, 13е — Чаллыда, икешәр - Минзәлә һәм Чистай районнарында яши. Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында тәүлек эчендә берәр кеше чирләгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында вирус 25 610 татарстанлыда расланган. Аларның 22 403е инде савыккан, шул исәптән 45е - узган көн эчендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International