Бүген иртәдән Казанның агросәнәгать паркына бөтен республикадан бакчачылар җыелды

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Гадәттәгечә, сентябрь башында биредә ел саен үткәрелә торган "Бакча-2021" ярминкәсе уза.

Аны бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү максаты белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә.

Казан паркында безнең бакчачылар үз куллары белән җитештерелгән продукцияне тәкъдим итә, җирле фермерлар, әлбәттә инде, "Майский" теплица комбинаты елдан-ел активрак катнаша.

Яшел Үзән экспозициясе, һичшиксез, иң үзенчәлеклесе: җиләк-җимеш һәм яшелчә-рекордсменнар, табигый бал, чәчәк кәрҗиннәре, шулай ук үсемлекләр биотехнологиясе лабораториясе күргәзмәсе. Ә кунакларны Яшел Үзәннең иң матур кызлары фонтаннар янында каршы ала.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районының ярминкә павильонында булды. Республика башлыгы район башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә җирле бакчачылар һәм фермерларның экспозицияләрен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International