Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны флешмобта катнашырга чакырды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов #ДайПять флешмобына багышланган видео бастырды һәм барлык теләүчеләргә акциягә кушылырга тәкъдим итте. Ролик Instagramда республика җитәкчесе битендә барлыкка килде.

Видеода Татарстан Президенты флешмобның төп кагыйдәләрен үти — ак аюга «бишне» бирә. Язылучылары республика җитәкчесенең тәкъдимен хупладылар, күбесе аңа комментарийларда онлайн бишле бирде.

Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән флешмоб — «Бердәм Россия»гә ярдәм алымы, ул булачак сайлауларда бюллетеньнәрдә бишенче урында урнашкан. Өстәвенә, роликның төп геройларының берсе - партияне символлаштыручы ак аю.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International