Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызга хастаханәгә барып җитәргә ярдәм иткән

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ инспекторлары Алексей Ивановка һәм Ильнар Бикмуллинга автомобиль йөртүче ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын хастаханәгә бара торган була, ләкин кинәт хәленә начарлана, һәм ул алардан ярдәм сорый.

Полиция хезмәткәрләре кичекмәстән хатынны хастаханәгә илтергә карар кабул итә. Берничә минуттан медиклар кулына илтеп тапшыра.

Автоһәвәскәр хатын юл-патруль хезмәте инспекторларына күрсәткән ярдәме, битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International