Миңнегөл апа тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны. Күп еллар ул җирле кошчылык фабрикасында эшләгән.
Осиново җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов Миңнегөл Насыйбулловнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Ветеранга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп Россия Президенты Владимир Путинның һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевның котлауларын ирештерде.