Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда тагын 5 кеше — 1941, 1947, 1951 һәм 1989 елларда туган дүрт хатын-кыз, 1957 елда туган бер ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Пациентларның үлү сәбәпләрен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар. Вирус идентификацияләнгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында вафат булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.

13 сентябрьгә Татарстанда ачыкланган зарарлану очракларының гомуми саны 26 115кә җиткән. 22 721 кеше савыккан. 709 кеше вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International