Урып-җыю алдынгылары бүләкләнде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Монда төрле утлар да ялтырамый, көчле музыка да яңгырамый, тамашачыларның алкышлары да юк. Сәхнә урынына туган як кырларының җылы җире, өсләрендә яңа җыелган икмәк исе сеңгән эш формасы.

Сүзебез – илебезне туендыручылар, урып-җыюда армый-талмый хезмәт иткән урак алдынгылары, комбайнчылар турында. Яшел Үзәндә бөртекле культураларны җыю тәмамланды, алдынгыларны котларга дип район башлыгы Михаил Афанасьев килде.

«Агромаш-3000», «СК-5 Нива» комбайнчылары:

  • 1 урын – Фаил Рухин, «Ахунов И.Н.» КФХ
  • 2 урын – Алмаз Хәкимуллин, «Җиһаншина Д.Г.» КФХ
  • 3 урын – Михаил Батманов, «Маевка хуҗалыгы» ҖЧҖ


«Дон-1500», «Мега-204» комбайнчылары:

  • 1 урын – Фәнис Заһидуллин, «Күгәй» хуҗалыгы
  • 2 урын – Зөлфәт Вилданов, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ
  • 3 урын – Азат Бикмуллин «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ


«Акросс-585», «Мега-370», «Тукано-430», «Тукано-450» комбайнчылары:

  • 1 урын – Рәмис Гыйләҗев, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ
  • 2 урын – Рафис Сәлахиев, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ
  • 3 урын – Рафил Кадыйров, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ

«Лексикон-570», «Торум-750» комбайнчылары:

  • 1 урын – Валентин Семенов, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ
  • 2 урын – Илфат Хафизов, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ
  • 3 урын – Ришат Хәлиуллин, «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ.

Иң-иңнәргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International