Яшел Үзән шәһәрендә #молодежьвыбирает челленджы башланды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев @a.kamaleev тавыш бирүнең беренче көнендә яшьләр өчен челлендж җибәрде.

Аның асылы гади: сайлауларга барып, тавыш бирсәң, сайлау участогы янында видео яздыр һәм эстафетаны дустыңа яки танышыңа тапшыр.

Артур сөйләгәнчә, ул район яшьләрен илнең иҗтимагый-сәяси тормышыннан читтә калмаска өнди. Артур Камалеев үзе эстафетаны "Ак Барс" Суднолар төзү корпорациясе берлеге вәкиле Дмитрий Анисимовка @diffferent_anisimov тапшырды.

Сүз уңаеннан, сез дә анда катнаша аласыз.

Челлендж видеосы @zelenodolsk.official да бастырылачак. #молодежьвыбирает хэштегын куярга һәм @ zelenodolsk.official аккаунтын билгеләргә онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International