Тәүлек эчендә 57 татарстанлы коронавирус йоктырган, 28 кеше терелгән

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә Татарстанда 57 коронавирус очрагы ачыкланган. Биш кеше республикадан читтә, 52 кеше контакт юлы белән йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

«26 кеше хастаханәгә салынган, 31е өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

57 очракның 29ы — Казанда, бишесе — Чистай һәм Лаеш районнарында, дүртесе - Чаллыда теркәлгән. Өч кеше — Норлат районында, икешәр кеше Яңа Чишмә, Тукай, Спас районнарында йоктырган. Апас, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында берәр инфекцияле кеше ачыкланган.

Шулай итеп, Covid-19 пандемиясе вакытында 26 999 кешенең инфекция йоктыруы расланган, шуларның 23 191е терелгән. Тәүлек эчендә тестларның тискәре нәтиҗәләрен тагын 28 авыручы алды.

Прививка ясау кампаниясендә 1 081 724 татарстанлы катнашты, шул ук вакытта 947 523 кеше вакцинацияләүнең тулы курсын узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International