Казанның «Ак чәчәкләр» бульвары халыкара архитектура премиясенә дәгъва кыла

2021 елның 8 октябре, җомга

Быел конкурста 22 илдән белгечләр катнашты. Алар 29 илнең 46 шәһәрендә урнашкан объектларны жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. 16 илдән экспертларның интернациональ командасына кергән халыкара архитектура һәм дизайн йолдызлары өч һөнәри конкурста — «Архитектура», «Шәһәр төзелеше», «Дизайн», шулай ук студентлар эшләре конкурсында финалга чыгучыларны сайлап алдылар.

Җиңүчеләрнең исемнәрен 19 ноябрьдә Екатеринбургта узачак бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр.

Премия кысаларында шулай ук халык тавыш бирү дә үткәрелә, аның җиңүчесе тамашачылар мәхәббәте призына ия булачак. Анда катнашу өчен, сылтама буенча узарга һәм проектны биш баллы шкала буенча бәяләргә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/13-10-2021/kazanny-ak-ch-ch-kl-r-bulvary-halykara-arhitektura-premiyasen-d-g-va-kyla

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International