Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән

2021 елның 8 октябре, җомга

«Коронавирус инфекциясеннән үлүнең ун очрагы теркәлгән», - диделәр ведомствода.

Covid-19дан 1950, 1951, 1955 һәм 1956 елгы хатын-кызлар, 1939, 1940, 1949, 1951 (ике кеше) һәм 1979 елгы ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 12 октябренә 815 кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International