Зәйдә яңа парк урынында агачлар утырта башладылар

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Парк Нефтебаза янәшәсендәге «Зәй» агросәнәгать паркы каршындагы бушлыкта булачак. Элек бу урында чүплек булган, ә хәзер матур ял итү урыны барлыкка киләчәк.

Агачларны утыртуда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та бар иде.

Шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, «Благострой» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләре, политехник көллиятенең «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары, «Мирный», «Бөгелде», «Нефтебаза» территориаль иҗтимагый үзәкләр рәисләре катнашты. 

Агачлар утырту алга таба дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International