Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк булган Татарстан халкына QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе
Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәкләргә QR-код алуда ярдәм итәчәк Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Заявканы эшкәртү механизмы түбәндәгечә: 1. Ярдәмгә мохтаҗ кеше кайнар линиягә шалтырата; 2. Оператор «ОНФ. Ярдәм» системасына заявканы кертә; 3. Заявкалар төбәкләр буенча бүленә һәм БЕЗ БЕРГӘ региональ штабына җибәрелә. Заявкаларны үтәүнең координаторы булып «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» КБАО тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International