"Караңгыдан чыгу": Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә 6 чакрым озынлыктагы автомобиль юлын яктырту эшләре төгәлләнде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе
Фонарьлар Васильево борылышыннан Яшьләр микрорайонына кадәр участокта яна башлаган инде. Элек Васильево халкы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевка юлны яктырту турында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Эшләр, юл хәрәкәте иминлеге республика программасы буенча, август уртасында башланды. Барлыгы участокта 72 яктырту баганасы урнаштырылган. Тиздән бөтен яктырту системасы файдалануга тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International