Михаил Афанасьев ТКХ департаменты хезмәткәрләре белән очрашты

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе
- Сезнең эш күз алдында, ул җәмгыять өчен мөһим һәм кирәкле эшләрнең берсе. Көн саен сезгә дистәләгән кеше мөрәҗәгать итә. Сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәсе нинди булуына, шул исәптән безнең халыкның иминлеге дә бәйле. Яхшы коллектив, бердәм команда, теләсә кайсы эштә була торган катлаулылыкларга д карамастан, тулы көч-куәт белән эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев. Шәһәр мэры хезмәткәрләр белән танышты һәм кызыксындырган сорауларын бирде. - Ышанам ки, сезнең һәркайсыгыз үз урынында- белгеч, оештыручы. Ләкин, сез барыннан да элек, чынбарлыктан аерылмаган, шәһәр һәм район файдасына эшли торган Яшел Үзән кешесе. Үз ягыбыздан, без диалогка һәм мәсьәләләрне оператив хәл итүдә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, - дип йомгаклады Михаил Павлович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International