Зеленодольск районында Африка җәен балыкларын үстерү фермасы ачылды

2022 елның 2 сентябре, җомга

Балык җитештерү бер айдан проект куәтенә чыгарга планлаштыра.

 

Зеленодольск районы Олы Күлбаш авылы янында беренче Африка мәрмәр җәен балыгын үстерү фермасы ачылды. Ачылу көнендә Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты.

 

- Балык фермасы булдыру идеясе күптән туды, озак җир эзләдек һәм бу территорияне күргәч, бу җирнең безгә туры килүен аңладык.  Маймычларны без үзебез чыгарабыз, уртача 6 ай эчендә алар 1,5 - 2 кг га кадәр үсә. Скважинадан су кулланабыз, балык үзен яхшы хис итә, - дип сөйли «Рыбное место» ҖЧҖ җитәкчесе Илдар Сафиуллин.

 

Янәшәдә генә Зур Ключи авылында мәрсин балыгын җитештерү буенча «Аквапродукт» ширкәте үсеп килә, шунда ук эшкәртү цехы да актив рәвештә эшли. Авыл кооперативы әгъзалары бердәм хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

 

- Бу төр эшчәнлек аерым якын килүне һәм бирелеп эшләүне таләп итә. Балык фермасы үсеше тотрыклы булачагына ышанычым зур, чөнки хезмәтне яратучылар, тәҗрибәле җитәкче, яхшы команда биредә тупланган. Ә без, муниципалитет буларак, кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, - дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев.

 

   Якын киләчәктә «Рыбное место» җәмгыяте җитештергән продукциянең беренче кибете районда ачылачак. Шулай ук Казанда да кибетләр челтәре бар инде. Продукция барлык сыйфат стандартларына җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International