1 нче кагыйдә. Куларыгызны еш сабынлап юыгыз
Чиста куллар - ОРВИ һәм грипп таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын белән юыну вирусларны үтерә. Әгәр кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы тәэсирле дезинфекция чараларыннан (спреялар, гельләр, салфеткалар) файдаланыгыз. Аларны файдаланганда куллану инструкциясенә игътибар итегез! Көнкүреш юу чаралары ярдәмендә өслекләрне чистартыгыз һәм дезинфекцияләгез.
Әйберләрнең өслекләрен (өстәлләрне, ишек тоткаларын, урындыкларны, гаджетларны) чистарту һәм даими дезинфекцияләү. вирусларны үтерә.
2 нче кагыйдә. Араны һәм этикетны саклагыз
Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава һәм тын юллары аша, еш кына төчкергәндә, йөткергәндә күчә шуңа күрә бер-берегездән ким дигәндә 1,5 метр араны сакларга кирәк.
Кулларыгыз белән күзегезне, борыныгызны яки авызыгызны сөртмәгез. Бу әгъзалар аша кеше организмына вируслар эләгә. Инфекция куркынычы булганда саклау битлеге киегез. Төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга кирәк, аларны кулланганнан соң ташларга киңәш ителә. Кулъяулыгы булмаганда авызны һәм борынны терсәк өлеше белән каплау рөхсәт ителә. Мөмкин булганда, кешеләр җыелган урыннарга йөрүдән баш тартыгыз.
3 нче кагыйдә. Сулыш органнарын медицина битлеге ярдәмендә саклагыз.
Медицина битлеге - вируслар таралуга комачаулый торган чараларның берсе.
Сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләрен түбәндәге урыннарда файдаланалар:
- җәмәгать транспортында йөргәндә, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә, төрле учреждениеләрдә һәм халык күп җыелган урыннарда;
- авыруларны караганда;
- үткен респиратор вируслы инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;
- һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган теләсә нинди инфекция белән йоктыру куркынычы булганда.
Авыруны караганда, авыручылар белән элемтә тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салырга кирәк. Битлекне салганнан соң, кичекмәстән һәм җентекләп кулларны юуу тиеш.
4 нче кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Табибның киңәшләре нигезендә көннең сәламәт режимын саклагыз. Иммунунитетны эшләү өчен саф һавада йөреп кайту яки спорт белән шөгыльләнү (әгәр дә каршы килү булмаса), аксымнарга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай азык-төлек продуктларын куллану зарур.
5 нче кагыйдә. ОРВИ һәм грипп авыруы очрагында нишләргә?
Өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез.
Табибның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез.