- Васильево һәм Осиново махсус контроль астында булырга тиеш. Дача сезоны башлану белән Васильевода гына халык саны уртача 50 мең кешегә кадәр арта. «Май» дан башлап патрульлек итүне көчәйтергә һәм бөтен җәйге чорны басып алырга, - дип йөкләде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев юл хәрәкәте иминлеге буенча планнан тыш комиссиядә.
ЮХИДИнең җирле бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин билгеләп үткәнчә, ел башыннан гына да районда 90 исерек шофер тоткарланган.
- РФ ҖК кабат хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, хәтта ирегеннән мәхрүм ителгән. Районда мондый практика бар, - диде Яшел Үзән прокуроры урынбасары Илдар Әлмәнев.
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Әгәр дә сез исерек шоферны күрсәгез, бу хакта 8(84371) 4-47-04 дежур часте телефоны аша хәбәр итегез яки ЮХИДИ хезмәткәрләренә @GibddZelbot аноним боты ярдәмендә языгыз