Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча Менделеевск һәм Спас муниципаль районнарында гидротехник корылмаларның иминлеге тәэмин ителгән.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Менделеевск һәм Спас муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны бозып гидротехник корылмаларны даими тикшермәү, шулай ук гидротехник корылмаларның һәлакәте нәтиҗәсендә китерелергә мөмкин булган зыянның күләмен исәпләп чыгару гамәлгә ашырылмавы билгеләнде.

Закон бозуны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карарлары белән табигатьне саклау прокурорының таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде.

Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр гидротехник корылмаларның иминлеген тәэмин итте.

Татарстанда суд табигатьне саклау прокурорының таләпләрен хуплады һәм җирле үзидарә органына су объектына агып төшүче суларны агызганда табигатьне саклау законнарын үтәүне тәэмин итәргә йөкләмә бирде.

 Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су законнарының үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының җирле үзидарә органы яңгыр канализациясен эксплуатацияләгәндә, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясеннән артып, Куйбышев сусаклагычына (Идел елгасы) агызып җибәргән.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы Тәтеш шәһәр суды карары белән прокурор таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органына су объектына агып төшүче суларны агызганда табигатьне саклау законнарының үтәлешен тәэмин итү бурычы йөкләнгән.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуроры контролендә.

Татарстанда суд табигатьне саклау прокурорының таләпләрен хуплады һәм башкарма хакимиятнең төбәк органын кадастр эшләрен башкарырга һәм аучылык җирләренең чикләрен билгеләргә мәҗбүр итте.

 Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хайваннар дөньясын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасының кайбер муниципаль районнары территориясендә аучылык җирләренең чикләрен билгеләү һәм белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү бурычын үтәмәгән, бу исә аучылык ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклап калуга, кызыксынган затларга аучылык җирләре турында актуаль белешмәләр алуга комачаулаган.

Шуңа бәйле рәвештә табигатьне саклау прокуроры судка кадастр эшләрен башкару һәм аучылык җирләренең чикләрен билгеләү буенча башкарма хакимиятнең төбәк органына вазыйфа йөкләүне таләп итеп мөрәҗәгать итте.

Табигатьне саклау прокуратурасының таләпләре суд карарлары белән канәгатьләндерелде.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International