«Бу сезгә Рио-де-Жанейро түгел!»

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән стеласы яныннан бүген битараф кына узып китеп булмый. Яңа ел алдыннан туган Остап Бендер образы һәм «Бу сезгә Рио-де-Жанейро түгел!» дигән шаярту интернет челтәрендә һәм халык телендә зур шау-шу кузгатты. 

– Без кешенең кәефен күтәрү өчен тырыштык. Теләгебезгә ирештек кебек, берәү дә битараф калмады, һәркем елмая. Яңа ел алдыннан шәһәрне бизәгәндә фильмнардан цитаталар китердек. Чөнки киләсе ел Россия киносы елы дип игълан ителде, – ди баш архитектор Юрий Герасимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International