ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Әлмәттә Татарстан Республикасы Каратэ федерациясенең «балалар лигасы» ның II этабы узды.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне  пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле  түләнә.

Яшел Үзәндә 26 йорт, Васильево һәм Айшада – 4, Осиново һәм Бело – Безводныйда-2 һәм Олы Яки, Нурлаты һәм Түбән Вязовые бистәләрендә берәр йорт ремонтланачак.

Сезне "Полукамушка" да җәмәгать киңлеген төзекләндерү һәм үстерү программасы буенча фикер алышуларда катнашырга чакырабыз, семинар 5 апрельдә 18.30 сәгатьтә Горький мәдәният йортында узачак,

2024 елның 1 апреле кичендә, 2 апреле төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 500 метр һәм аннан да азрак күрү начарлануы белән томан көтелә.

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Бүген, 1 апрельдә, 9:00 сәгатьтән алып авария хәлендәге ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр түбәндәге адреслар буенча салкын су белән тәэмин итү өзеләчәк: Комаров урамы, 16, 16 а, 18, 22, 22 а, 24, 21, 23, 25, 27, 29, 29 ә, 29 б, 31, 31 а, 37, 39, 41, 43, 56. Су запасы булсын дип сорыйбыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International