ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2022 ел
шимбә

«Гнездышко» социаль приютында, Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Зеленодольск районынан мобилизациялүнечеләрнең балалары Ренат Искәндәр улыннан татлы бүләкләр алдылар.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 2 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары сизелерлек начарланачак. Актив атмосфера фронтлары узганда шактый явым-төшемнәр, күз күреме начарланачак бураннар, бозлы яңгырлар һәм көчле җил, юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар боткалары көтелә.

Шәһәрдә киләчәк ел символы рәвешендәге кар фигурасы барлыкка килү күркәм традициягә әверелде. Үгез, Юлбарыс, һәм менә – Кар Куяны Зеленодольский халкын һәм кунакларын 2023 ел алдыннан Башкала урамында каршы ала. Янәшәдә балаларга шуу өчен кар тавы да үсеп чыкты.

Конкурсны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды. Конкурска 34 гариза бирелгән.

Хәрби-Диңгез флоты составына керүче корабльләргә хәрби-диңгез флагын күтәрү һәм «Император Александр III»сатом су асты көймәсен суга төшерү тантанасы булды. Тантанада видеоконференция режимында Россия Президенты Владимир Путин катнашты.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

Бу хакта район Советының XXI сессиясендә һәм IV чакырылыш Зеленодольский шәһәренең XX сессиясендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия Бауэр хәбәр итте. Депутатлар әлеге карарны бертавыштан хупладылар.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Зеленодольский районы башлыгы Михаил Афанасьев фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңүче мәктәп укучылары, иҗади конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары белән очрашты.

Быел бәйрәм мәйданчыгын яңа локация - электрокаминлы фотозона, Кыш бабай һәм Кар кызы тулыландырды. Балаларның шатлыгына Кыш Бабай бәйрәмгә дип алып килгән җигүле ат ике сәгать буена барлык теләүчеләрне йөртте. Шул ук вакытта олылар алачыкта кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Хәтта Кар патшабикәсенең бозлы йөрәге дә елмаюлардан, көлке һәм хәрәкәтле күңел ачулардан эреп бетте. 

 2022 елның 29 декабрендә Зеленодольск районы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм көндез 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күренүчән буран;

 -  көндез урыны белән кар ява, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә;


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International