ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә экология, табигый байлыкларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан «Җир сәгате» экологик акциясен үткәрә.

«Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында яңа үзгәрешләр барлыкка килде: «фиксацияләнгән иминият взнослары түләү» һәм «хәбәр итү урынына аванслар түләү».

Мәгълүмат бирүгә ризалыгын биреп, салым түләүче салымнар буенча бурычлар турында мәгълүматны телефонга СМС-хәбәрләр яки электрон почтага E-mail хатлар рәвешендә ала алачак. Рассылка 3 айга 1 тапкырдан да ешрак башкарылмый.

     Быелның июненнән башлап 3 яше тулмаган балаларга ана капиталы акчасыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк. Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр акчаларын һәр айның 5 нче көнендә ала башлаячак. Акча агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен түләнәчәк.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

АҖ «Татэнергосбыт» адресына ҖЧҖ «ПЖКХ «ИК» 2020 нче елның гыйнварыннан 2023 нче елның февраленә кадәрге чорда хезмәт күрсәтү буенча өстәмә исәпләүләр үткәрү белән ТР Зеленодольск муниципаль районының 8120 йорт хуҗалыгына карата каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүне исәпләүне (хисаплауны) башкару зарурлыгы турында йөкләмә алды.

Очрашуда район башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты һәм анда мөһим - балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә укучыларны хәләл ризык белән тукландыру мәсьәләсе каралды.

Коммерцияле булмаган оешмаларны төзегәндә, үзгәртеп корганда, бетергәндә дәүләт теркәве турында карар кабул итү, коммерцияле булмаган оешманың оештыру документларына үзгәрешләр кертү, юридик затларның бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы территориясендә коммерцияле булмаган оешмалар турында мәгълүмат (мәгълүматка үзгәрешләр кертү) кертү буенча дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан күрсәтелә.

 «POZIS» сәнгать галереясендә рәссам, педагог, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Дили Барышеваның «Мең сүз урынына» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Киңәшмә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында узды.

Иртәгә, 16 мартта 11.00 сәгатьтә, «Вконтакте» төркемендә чираттагы уры эфир узачак, аның темасы 2023 елның 1 мартыннан башлап, хокук иясе ризалыгыннан башка Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (БДКМР) шәхси мәгълүмат алуны тыючы законга үзгәрешләр кертү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International