ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

22 нче мартта, 9:00 дән 16:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен сүндерү узачак:

Түбән Камада "Чулман Арена" футбол манежында финал этабы матчлары белән Татарстан Республикасының 2011 елгы балалар командалары арасында футбол буенча кышкы беренчелеге тәмамланды.

21 нче март көнне 11:00 сәгатьтә шәһәр базар мәйданында Нәүрүз милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

Менә икенче ел инде. Зеленодольск районы Васильево бистәсендә "НӘҮРҮЗ" бәйрәме билгеләп үтелә.

Узган ялларда Сосновый бор шифаханәсендә футбол ветераннарының Васильево шәһәр тибындагы поселогының 330 еллыгына багышланган Рубин-Васильево командалары арасында очрашуы узды.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне Бердәм салым счеты институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарларга чакыра. Чаралар Идарә хезмәткәрләре катнашында уздырыла.

2023 нче елның 24 нче мартында ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла.


17
март, 2023 ел
җомга

2023 нче елның 17 нче марты кичендә, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак күрүчәнлеге начарланган кыска вакытлы буран, томан, 15 м/с кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы көтелә.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Татарстан белән Самара өлкәсе арасындагы чикнең үтүе турында мәгълүмат кертелгән. Чик нигездә урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе буенча уза. Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 392,5 километр тәшкил итә.

Бүген Кече Ключи авылындагы «Хан усадьбасы» коттедж поселогында Әхмәтбай Хөсәенов исемендәге яңа мәчет төзелеше башлану тантанасы булды. Авылда мәчет кенә түгел, ә уку биналарын үз эченә алачак комплекс төзү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International