ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе
Татарстанлыларга түбәләреннән боз сөңгеләре эленгән һәм күп кар яткан йортларга якын килмәскә киңәш итәләр. Автомобиль хуҗаларын мондый биналар янында машина куймауларын сорыйлар.
Бу сүзләрне ишетү белән телефон аша сөйләшүне кичекмәстән туктатыгыз, югыйсә, алдакчылар тозагына эләгүегез бар.
Мулла Иле җирлегенең хисап сессиясе яңартылган мәдәният йортында авыл уңганнары әзерләгән күргәзмә белән башланды. Ә аларның хезмәтләре тел шартлатырлык иде.

25
февраль, 2022 ел
җомга
Татарстанда һава торышын кышкы айларда Төньяк Атлантикадан килгән циклон һәм атмосфера фронтлары билгеләде.
Сүз эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен автомат рәвештә рәсмиләштерү турында бара. Вице-премьер Татьяна Голикова коронавирус пандемиясе вакытында мондый пособиеләр гадиләштерелгән вариантта билгеләнсен өчен йөкләмә биргән.
Бушлай сервис iOS һәм Androidта фон режимында эшли. Шул ук вакытта челтәргә керү таләп ителми.
Һәлакәт урынында тагын бер мәет табылган.
Полиция хезмәткәрләре Яшел Үзәндә наркотик матдәләр саклауда шикләнелүче 43 яшьлек кешене тоткарлаган. Наркотиклар җинаятьченең яшәү урыны буенча тентү барышында алынган.
Катлаулы халыкара хәл шартларында бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International