«Зеленодольская правда» газетасы Яшел Үзән районы администрациясе белән берлектә шәһәрнең булачак 85 еллыгы символикасына конкурс игълан итте. Яшел үзәнлеләр, рәхим итеп юбилей елына үзегезнең логотип һәм слоганнарыгызны тәкъдим итә аласыз.
Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 2017 елдан бала пособиесе күләме арта.
Бүгенге көндә зәңгәр ягулыктан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Өебезнең җылылыгы да, ашларыбызның вакытында пешеп өлгерүе дә аның белән бәйле.
"Яшел Үзән-Карамалы Тау"ны тоташтыручы паром кичүе туктатылды. Сишәмбе Казаннан бозваткыч килде һәм паромны буксирга тагып, Карамалы Тау терминалының күчмә су тукталышына илтте. Бозваткыч ике яр арасындагы сулык мәйданындагы бозны ватты.
2016 елның 2 декабрендә 11дән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин белән берлектә Яшел Үзәндә медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.
Киләсе елдан бердәм дәүләт порталы аша дәүләт пошлиналары түләгәндә 30%ка кадәр ташламалар ясалачак, дип хәбәр итә Шәһри Казан "Российская газета"га сылтама белән.
ГИМС хезмәткәрләре “Юка бозга керү куркыныч!” дип кисәтеп торуларына карамастан, балык тотучыларның ул бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга. Алар балык тоту кебек мавыгуларны гомерләре исәбенә куя. Һәм юкка... Хәзер иң куркыныч вакыт. Өстәвенә, законнар да катгыйланган.
Бакырчыда кыска гына вакыт эчендә хәйрияче Бәхтияровлар тырышлыгы белән районда иң матур мәчетләрнең берсе төзелеп бетеп килә.
«Свияжские холмы» ял итү шәһәрчегендә шуу сезоны ачылды. Югары платода кызыл трасса һәм балалар мәйданчыгы тулысы белән эшли.
Халыкның иң яратып йөри торган урыны, мөгаен, “Майский” агрокомбинаты мәйданчыгыдыр. Биредә һәрвакыт яшелчәләр түтәлдән өзеп китерелә. Бәяләр арта-артуга, әмма халык биредән өзелми.