ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән районында ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музее быел Шүрәле резиденцияcенә әверелде. Музей җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел алдыннан музей территориясендә Шүрәле йорты, Убырлы Карчык өе, Тегермән, Суык бабай йорты, Тылсымчы йорты һәм башка күп кенә әкияти урыннар корып куелган.

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”нда төзелгән “Зеленый Дол” корабле РФ Хәрби-диңгез флотында  иң яхшы ракета корабле дип танылган.  Һәм ракета ату буенча Хәрби-диңгез флоты башкомандующие  призына лаек булып, Кара диңгез флотында иң яхшысы дип аталган.

12 декабрьдә 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр  Ленин урамының 53А йортында урнашкан Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы бинасында шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Узган һәр ярты ел нәтиҗәләре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге  җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков журналистлар белән матбугат конференциясендә  полиция эшенә кагылышлы  халык биргән сорауларга җавап бирә.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр “Кар машинасы-2016” профилактик операциясе уздырыла. Әлеге оештырылган бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, МЧС, аучылык хезмәтләре катнаша.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

ОСВОД хезмәткәрләре сулыкларны янында Иделдәге  переправа тирәсендә,  ярдан 30 метр тирәсе ерак­лыкта  боз өстендә хәрәкәтсез утырган балыкчыны күреп, туктап кала.

Архангельскида  “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ярдәмендә  мәчет торгызыла. Россия мөселманнарының Диния назарәте  матбугат хезмәте белдергәнчә, ул дөньяның иң төньягындагы мәчет исеменә дәгъва кылмакчы.

19 ноябрьдә эчке эшләр бүлеге  хезмәткәрләре милиция капитаны Әнвәр Лотфуллин истәлегенә багышлап  самбо турниры уздырды. Карамалы Тау милиция бүлегенең учас­ток инспекторы Әнвәр Лотфуллин 1976 елның 10 декабрендә кораллы җинаятьчегә каршы торганда һәлак була.

Яки ЮХИДИ инспекторы «шкурасында» бер көн. Яшел Үзәндә узган атнада, «Журналист һөнәрен алыштыра» исеме астында, Татарстан эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) тарафыннан оештырылган акция старт алды. Берничә көн дәвамында, безнең газетабызны укучыларга сөйләр өчен, журналистларыбыз ЭЭМ белгечлекләре белән тирәнтен танышты.

Бары тик бер көн балигъ булмаганнар эшләре инспекторы «тиресендә» булдым. Шул санаулы сәгатьләр дә мине тирән һәм дулкынландыргыч эмоцияләргә күмде. Вазифам, ике бала анасы булган хатынының өендә инде дүртенче тәүлек күренмәвеннән зарланып, махмыр «хуш исләре» белән кабинетны тутырган ир-атның гаризасын кабул итүдән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International