Төнге вакытта соңарып урамда ялгыз йөргәндә иминлегең турында онытырга ярамый. Яшел Үзәндә яшәүче 24 яшьлек кыз бу хакта башына да китереп карамаган. Ул төн уртасында танышыннан өенә ялгызы кайтырга чыгып, таксига түләүгә экономия ясап, гомерен куркыныч астына куйган. Украинская урамыннан Северная урамына кайтып барганда дәваханә шәһәрчеге тирәсендә аның каршысына ике салмыш егет очрый.
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы Татарстанда 2013 елда эшли башлаган иде. Әлеге программаның төп максаты җимереклекне акрынлап булса да бетерү.
Татарстан районнарында бала тудыру йортларының кечкенәрәкләре ябылуы - ана һәм бала үлеме очракларын кисәтү өчен дип аңлатыла. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.
20 декабрь көнне 14 сәгатьтә, ә 21 декабрьдә 12 сәгатьтә белдерү системасының техник төзеклеген тикшерәчәкләр.
16-23 декабрь көннәрендә Яшел Үзән районында һәм шәһәрнең шәхси секторында яшәүчеләр бәйгедә катнаша ала. “Иң матур бизәлгән йорт” бәйгесендә катнашып, җиңүче була аласыз.
Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне. Ел саен аны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган мәсьәләләргә игьтибарны юнәтү максатыннан эшләнелә.
Шушы көннәрдә «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда шәһәр өчен генә түгел, ә илебез өчен дә мөһим вакыйга булды. Тантаналы шартларда «Виктор Великий» – 22160 проекты патруль корабленә нигез салынды. Ул Санкт-Петербург шәһәренең Төньяк проект-конструкторлык бюросы проекты буенча төзеләчәк.
Хөрмәтле Васильево бистәсендә яшәүчеләр һәм Васильево район дәвәханәсенә беркетелгән җирлекләр (Осиново, Раифа, Ключи, Әйшә, Октябрьский) һәм башкалар! Игътибарыгызны түбәндәгегә юнәлтәсе килә, ашыгыч медицина ярдәмен чакырту телефоны номеры үзгәрде.
Карл Маркс урамында Мочалка күле янында сарай һәм гаражларны сүтәчәкләр дип хәбәр иткән идек инде. Менә инде узган атнада яңа төзелеп килүче йорт янында беренче кирпеч гаражны сүттеләр. Милек буларак рәсмиләштерелмәгән бу корылмалар акрын гына сүтелеп барачак. Тулырак язма газетабызда.
2016 елның 9 декабрендә 11дән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин белән берлектә Яшел Үзәндә медицина ярдәме һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.