“Иң матур бизәлгән йорт” бәйгесенә йомгак ясала дип хәбәр иткән идек. Ялгышканбыз икән, “Иң матур бизәлгән йорт” бәйгесе дәвам итә, чөнки әле күпләр йортларын бизәп кенә куйгандыр.
Россия МЧСы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Бу көнне янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отрядында яшь хезмәткәрләр тантаналы төстә ант бирде.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек чорында полиция хезмәткәрләренә җаваплылык икеләтә арта. Бу вакытта бәйрәм барган урыннарда тәртип саклауга полицейскийларга шәхси сак, башка хокук саклау юнәлешендәге оешмалар һәм дружинниклар ярдәм итәчәк.
ТР Дәүләт Советында тантаналы төстә ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уза торган республика-смотр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 100 җиңүчене ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров котлап, яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.
Узган һәр ярты ел нәтиҗәләре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков журналистлар белән матбугат конференциясендә полиция эшенә кагылышлы халык биргән сорауларга җавап бирә.
Бакырчыда авыл тарихында зур хәрефләр белән язып куярлык вакыйга – мәчет ачылды. Аның да ниндие, якын-тирәдә булмаганы.
Яшел Үзәннең Заикин урамында полиция хезмәткәрләре шикләнеп «Мерседес» автомобилен туктаткан. Багажнигын тикшерсәләр, анда ике бишәр литрлы шешәдә билгеле минераль су бренды астында спиртлы эчемлек табылган.
Сәламәтлек саклау тармагының эшчәнлеге хакында җанга тигән аңлашылмаучылык һәм сораулар байтак. Шуларга җавап эзләүчеләр белән сөйләшеп, әлеге актуаль темаларга ачыклык кертү максаты белән шәһәребезгә Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин килгән иде.
Күптән түгел 5нче гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Биредә 5а һәм 6а сыйныфы укучыларына «Яшел Үзән» редакциясеннән татлы бүләкләр дә тапшырылды.
«А.М.Горький исемендәге» акционерлык җәмгыятенең «Мозг» командасы тәүге тапкыр ТРның эшләүче яшьләрнең лига КВН командалары арасында чемпион исеменә лаек булды. Финал уен «Ак Барс» яшьләр сараенда узды.