ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2016 ел
җомга

Хөрмәтле газета укучылар, хәтерләсәгез, узган ел «Безнең йортта – Яңа ел» бәйгесе  игълан итеп, анда шактый укучыларыбыз катнашты һәм  җиңүчеләргә  саллы гына бүләк – шәһәребезнең иң популяр кибетенең 5шәр мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде, аларны  район башлыгы тапшырды.

Конвертка салып бирелгән хезмәт хакы эшләүче өчен файдалы түгел. «Соры» хезмәт  базары шартларында  пенсия фондына түләүләр бармый, медицина страхованиесе белән дә шулай.  Шулай ук салым инспекция­сенә дә түләнми. Салымнар кермәгәч, муниципаль бюджетка зыян килә. Әмма  иң мөһиме – лаеклы ялга чыгучыларның пенсиясе бик аз була.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Карлар эреп бетте, тик аның йомшак аклыгы һәм сафлыгы астында качып яткан, инде язгы гүзәллекне күрү дулкынына көйләнгән күзләребез каршында, ачуны китереп, чүп-чарлы шәрә чынбарлык пәйда булды. Карыйбыз инде, нишлисең, үзебез булдырган чучкалык бит.

28 апрель, ILO Халыкара оешмасы карары белән Бөтендөнья хезмәт иминлеге көне дип игълан ителгән. Бу көн 2003 елдан бирле билгеләнә.

18 апрельдән башлап, ТР муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерүдә иминлек таләпләрен үтәү» айлыгы башланды.

Шәһәребезнең иң матур, яше-картын ял итәргә үз янына тартып торучы урыны, әлбәттә, күл һәм аның янындагы, күкрәк тутырып урман һавасы сулатучы һәм кошлар сайравына кинәндерүче яшел зона.

Чернобыль... 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау масштабы һәм нәтиҗәсе буенча ХХ гасырның иң зур һәлакәте ул. Бу катастрофа йөзләгән мең кешенең язмышына кагылды, Россиянең генә дә 57 мең кв. чакрым мәйданы радиактив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде.

Ветераннарның сәламәтлеген кайгыртып тору, аларны үтемле медицина хезмәтләре һәм дәвалау препаратлары белән тәэмин итү – сәламәтлек саклау өлкәсе алдында торган төп бурычларның берсе.

23 апрель көнне татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Түбән Урысбага мәдәният йортында бик зур, матур бәйрәм булып узды.

26 апрель көнне бөтен татар дөньясы үзенең сөекле улы, шагыйрь Габдулла Тукайның 130-еллыгын билгеләп үзды. Билгеле инде, безнең авыл китапханәсе дә бу зур чарадан читтә калмады, ныклап әзерләнеп, Тукай иҗатына, аның шигъриятенә битараф булмаган укучылары белән “Тукай безгә язлар белән килә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International