ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 10 маенда 15тән 17 сәгатькә кадәр  “Бердәм Россия! партиясенең җирле бүлегендә халыкны  ТР Дәүләт Советы депутаты  Юрий Камалтынов кабул итә.

Норлат авыл уртасына салынган Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган монумент  янына пушка да куелды.

1 майда шәһәр фонтаннары ачылды.

Кичә Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгында булды.

Эчке эшләр бүлегендә 29 җинаять теркәлгән. Шуларның 19ы – шәһәрдә, 10сы районда булган. 14 җинаять ачылган. 8е – «кайнар эздән».

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы җитәкчелеге һәм профком  һәм Ветераннар Советы әгъзалары Бөек Ватан сугышында ветераннары, озак еллар заводта эшләгән Н.Левагин, Е.Дубровин, А.Салаватуллин һәм К.Корсаков  янында булып, ветераннарның тормыш-көнкүрешләре белән танышты, бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә.

Май бәйрәмнәре алдыннан Горький исемендәге заводта тагын бер зур вакыйга булды. Анда Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросында проектланып, Вьетнам ВМСы өчен төзелгән «Гепард-3.9» сериясендәге  чираттагы фрегатны суга төшерү тантанасы узды.

Май бәйрәмнәре бөтен кеше өчен дә  бәйрәм түгел, кайберәүләргә ул чын эш вакыты. Бәйрәм көннәрендә  урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм янгын күзәтчелеге инспекторлары, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәткәрләре  участок уполномоченныйлары белән берлектә урманнарда рейдларда булды.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Хөрмәтле газета укучылар, хәтерләсәгез, узган ел «Безнең йортта – Яңа ел» бәйгесе  игълан итеп, анда шактый укучыларыбыз катнашты һәм  җиңүчеләргә  саллы гына бүләк – шәһәребезнең иң популяр кибетенең 5шәр мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде, аларны  район башлыгы тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International