ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Замана алга таба барган саен авыллар да төзекләнә, матурая. Авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким яшәмиләр. Халык туган җиренең һәм суының тәмен белә башлады хәзер. Әмма авылларда эш булмау сәбәпле, халык санының кимүе генә хезмәт күрсәтүче оешмаларның яшәп калу-калмавын кыл өстенә куйды. Күбесе шул халык санына карап берләштерелде дә инде. Ул бигрәк тә мәктәпләргә һәм медицина учреждениеләренә нык кагылды, кызганычка.
Бал аерту чоры – җәйнең иң тәмле вакыты. Умартачылар тырышып-тырмашып ел буе тир түккән хезмәтенең җимешен җыйды. Ни хикмәт – быел бал уңышы мактанырлык булмады. Умартачылар моны җәйнең салкын килүе белән аңлата.
Республикада иң зур конкурсларның берсе “Татар кызы-2015” бәйгесенә сайлап алу турлары бара. Бөтендөнья татар конгрессы Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә Чиләбедә узачак зур бәйгегә кастинг уздыра.
“Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысасында иң зур ярдәмне 10нчы мәктәп алгандыр, мөгаен.
Удмурт Республикасының милли политика Министрлыгы оештырган “Халыклар күп – илебез бер! Этно бизи” бәйгесе игълан ителә.
«Зөя кала-утравы» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее тыюлык статусы алды. ТР Министрлар Кабинеты бу турыда карар кабул итте.
2015 елның 13 сентябре – бердәм тавыш бирү көне. Бу көнне барлык татарстанлылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый. Зур күпчелек Татарстан алып барган сәясәтне яклый һәм, әлбәттә инде, берсүзсез сайлауга барачагын белдерә. Әмма ни өчен бара – һәркемнең үз фикере
Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы муниципаль берәмлекләр мәктәпләренең рейтингын игълан итте.
Мари урманында – Волжск белән Яшел Үзән районы чигендә балаларын саклау максатыннан ана аю гөмбә җыючы хатын-кызга ташланган.
Быел президентыбыз игълан иткән «Парклар һәм скверлар елы» үзен аклады, дип әйтергә була. Чынлап та, әлеге программа кысаларында бик күп эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International