ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Узган шимбәдә шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният үзәге каршында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге беренче халык җыенын уздырды. Анда ТР премьер-министры урынбасары, партиянең төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар, шәһәр һәм район җитәкчелеге катнашты.

23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Яшел Үзән шәһәрендә бер сәүдәгәр ханымга, наркотик матдәләрне пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен, 40 мең сум штраф салынды.
Наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге Яшел Үзән кием базарында «Рек­лама» дип аталган махсус чара үткәрә һәм данлыклы растаман (марихуана куллану темасына нигезләнгән субкультура) Боб Марли, киндер яфраклары төшкән һәм инглиз телендә язылган футболкаларга тап була.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Олы Яке авылында урнашкан “Җиләкле үзән” дип аталган крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Аны район башлыгы Александр Тыгин озатып йөрде.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яшел Үзән муниципаль районының “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге тәкъдиме белән игълан ителгән социаль проектлар бәйгесендә катнашуын хәбәр иткән идек инде.
Яшел Үзән районында Африка чумасы буенча өйрәнүләр башланган көннән ун көн генә элек Псков өлкәсендә чын-чынлап фаҗига чыкты: Африка чумасы башланды. Өйрәнүләрдә бармак белән генә санарлык дуңгызлар юкка чыгарылса, чын-чынлап афәт булган җирдә андыйларның саны 40 меңгә җитте. Шушы дуңгызлар белән тәэмин ителүче ит комбинатына миллиардтан артык зыян китерелде.

16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә тагын ун айдан 70 ел тула. Юбилей елларында яу кырында башын салган сугышчыларга, аннары Җиңү белән исән кайткан фронтовикларга багышлап, Хәтер китаплары дөнья күрде. Ә бит Җиңү тылда да чүкелде.
Язмыш сынаулары алдында югалып калмыйча, шатлыкны да, кайгыны да бергә кичерергә сәләтле гаиләләр – тормышыбыз­ның бизәге. Андый күркәм парлар янәшәбездә байтак.
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Күпме мохтаж гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләрен ачып кертте.
Атнаның һәр сишәмбесе һәм пәнҗешәмбесендә 10нан 11 сәгатьіә кадәр РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы идарәсенең Яшел Үзән районара тикшерү бүлегендә
2014 елның июленнән сентябрьгә кадәрге чорда балалар бакчасына йөрткән өчен өстәмә компенсациягә хокукны рәсмиләштерү башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International