Данис Зарипов Яшел Үзән спортчылары белән хоккей уйнады

2020 елның 11 декабре, җомга

Яшел Үзәнгә "Ак Барс" хоккей командасының һөҗүмчесе һәм капитаны, Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин кубогы җиңүчесе Данис Зарипов килде.

Аның белән район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев очрашты. Алар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты һәм бүләкләр биреште. Мәсәлән, Данис Зарипов Михаил Афанасьевка "ЗаряД" заводында чыгарылган кәшәкә тапшырды.

Аннары алар Яшел Үзәндә "Ледокол" боз сараенда булды, анда танылган спортчы яшь хоккейчылар белән уйнады, мастер-класс һәм автограф-сессия уздырды. Шунда ук Данис Зариповның ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесенә дә киләчәге турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International