4 "Б" өчен Кыш Бабай кубогы

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Яшел Үзәннең 11нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры узды.

Ярышның инициаторы - шәһәр Советы депутаты Артур Камалеев.

- Мәктәпнең спорт залында тупны шундый рәхәтләнеп куган малайларга карап, әлеге уйның уңышлы булуына инандым. Турнир традиционга әйләнер, дип ышанасы килә. Һәм, бәлки, киләчәктә, гомумшәһәрнеке булып үсеп китәр, - дип уртаклашты халык сайланучысы.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш малайларны гына җәлеп итмәде. Сыйныфташ кызлары иң яхшы җанатарлар булды - плакатлар әзерләделәр, шарлар тутырдылар һәм һәрвакыт, көндәш капкасы атакасы вакытында, хис-кичерешләр дулкынын күтәреп, азарт белән үз командаларына ярдәм иттеләр.

Турнирда өченче урын 4 "А" сыйныфына эләкте, көмеш медальне 4 "В" футболчылары алды, ә авыр көрәштә Кыш Бабай кубогын 4 "Б" командасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International