Карамалы Тау бистәсендә хисап сессиясе узды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Утырышта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Сергей Егоров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы Айрат Ханбиков катнашты.

Сессия алдыннан кунаклар полимер материаллар фабрикасында булды, анда җитештерелә торган продукция белән танышты һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Мәдәният йортында җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар. Төп доклад белән шәһәр тибындагы бистә башлыгы Юлия Некрасова чыгыш ясады. Район башлыгы үз чыгышында биредә эшмәкәрлекне үстерү һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү зарурлыгына игътибар итте. Шулай ук, халык район җитәкчелегенә сораулар да бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International