Яшел Үзәндә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә берничә актуаль мәсьәлә - җылылык сезонына әзерлек, хокук тәртибен саклау һәм алда торган сайлаулар турында фикер алыштылар

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы рәислегендә Яшел Үзән муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән планлы киңәшмә узды.

Җылыту сезонына әзерлек турында ТКХ департаменты җитәкчесе Илья Грузков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, җәй көне җылылык челтәрләрен, котельныйларны һәм җайланмаларны ремонтлау буенча кирәкле эшләр башкарылган. Торак йортларга һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирү температура күрсәткечләре буенча башкарылачак. Күп фатирлы йортларда бу - биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура +8 градус булганда.

Агымдагы елның июль һәм август айларында хокук тәртибе сакчыларының эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы буенча бүлеге башлыгы Айрат сөйләде.

- Банк карталарыннан урлау иң хәвефле хәлләрнең берсе булып кала. Ике ай эчендә генә дә районда 32 очрак теркәлгән, шуларның 8е ачылган. Калганнары буенча эш бара. Мошенниклар үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырып, алдау юлы белән акча урлый, -диде Айрат Равилович.

- Урыннарда, коллективларда, гаиләләрдә эш алып барырга кирәк. Хөрмәтле җитәкчеләр, онлайн-мошенниклык буенча профилактик эш оештыруыгызны сорыйм, безнең кешеләр алдау корбаны була, без һәркемне кисәтергә тиеш, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.

Актуаль мәсьәләләр арасында - сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек.
Сайлаулар өч көн дәвамында, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

- Яшел Үзән районында барлыгы 57 сайлау участогы оештырылды, сайлаучыларның тавыш бирү процессын тәэмин итү өчен 431 комиссия әгъзасы җәлеп ителде, - дип билгеләп үтте район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвина Латыйпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International