Татарстан Республикасы эшмәкәрләре үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тәкъдим итү буенча бурычлар булмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча җәлеп итә.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.